Хөрмәтле дустым !

Сине үземнең сайтымда күрүемә мин бик шатмын. Әлеге сайт үзем һәм педагогик эшчәнлегем турында. Монда ачык дәресләрнең, әдәби кичәләрнең һәм бәйрәмнәрнең методик эшкәртмәләре урын алды. Аерым дәресләргә презентацияләр эшләнде. Шулай ук Excel , онлайн программаларда эшләнгән тестлар укытучыларга укучыларның белемнәрен бәяләүдә зур ярдәм булыр дип уйлыйм. Сайтта мәктәп программасына кертелгән әсәрләрнең аудио һәм видео язмаларын, халык җырларын, мәкальләрне, авыл тарихы белән бәйле материаллар, БДИ га әзерләнү өчен ярдәмлек табарга мөмкин.

воскресенье, 5 октября 2014 г.

Хөрмәтле укытучылар !


Сезне һөнәри бәйрәмегез белән  чын күңелдән котлыйм . Көчегез төкәнмәвен, эшләү дәрте сүрелмәвен, укучыларыгыз белән үзара аңлашу һәм укытучы һөнәренә тугрылык, сәламәтлек телим. Һәрвакытта һәм һәркайда уңышлар юлдаш булсын.

Комментариев нет:

Отправить комментарий